Бүген 18:00 сәгатьтән юл хезмәтләре Зифа Балакина урамыннан Кече Әминова урамына кадәрге участокта әзерлек эшләренә керешә. Әзерлек кысаларында өслекне чистарту, тузансызландыру һәм нигезне грунтлау үткәреләчәк.
Төп этап - асфальтның өске катламын җәю-иртәгә, 22 июльдә, 8:00 сәгатьтә башлана. Салу эшләрен төгәлләү 23 июльдә 18:00 сәгатькә планлаштырылган. Подрядчы булып «ГУАД» АҖ тора.
Автомобиль хуҗаларыннан, эшләрне башкаруга комачауламас өчен, әлеге участоктан тукталган транспортны алдан ук җыеп алуларын сорыйбыз.