Урсала микрорайонының беренче Май урамында юл өслеген капиталь ремонтлау башланды. Подрядчы булып «ГУАД» АҖ тора.
Бүгенге көндә фрезерлау эшләре башкарылган. Тиздән юл хезмәтләре тигезләүче катлам сала башлаячак.
Ремонтлана торган участокның гомуми озынлыгы 1,5 км. эшләрне сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
Ассызыклап үтик, масштаблы юл эшләрен гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.