ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 апрельдә №16 йөзү бассейнында “Өченче яшьлек” VIII ӘМР Спартакиадасы узды. Ярышларда 23 ветеран оешмасы, 100дән артык кеше катнашты.

 

17 апрельдә«Татнефть» ГАҖ медсанчастендә чит ил белгечләренең мастер-классы үтте. 2012 елдан якынча 100 (эндоваскулярлы аневризма аортасын коррекцияләү) үткәрелде.

2019 елның 1 маеннан № 5А, № 6А, №7А маршрутлары яңадан йөри башлый.

24 апрельдә 08-00да Татарстан Экология министрлыгының Әлмәт территориаль идарәсендә гражданнар кабул итүе була.

20 апрельдән 30 октябрьгә кадәр Әлмәт-Лениногорск юлы участогы ярты елга ябылачак.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Җирле үзидарә көне алдында Әлмәт драма театрында муниципаль хезмәткәрләрнең бәйрәме узды.

Хәрби хезмәткә чакыруның язгы чакырылышы 1 апрельдә башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам ителәчәк. 

Әлмәт районында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Чистартуларда идарә компанияләр, ТОСлар, шәһәр хезмәтләре, мәгариф оешмалар катнашты.

Кичә, 15 нче апрельдә, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча оешмалар белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

Бөтендөнья гемофилия көненә туры китерелеп, ТР ССМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина көллияте волонтерлары белән бергә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган акция 16 апрельдә зур сәүдә үзәгендә узды. Шунда ук «Сәламәтлек десанты» (канны холестеринга һәм глюкозага бирү, артерия басымын үлчәү) урнашты. Ул атна саен шәһәрнең иҗтимагый урыннарында, учреждениеларда яисә предприятиеларда, районның авыл хуҗалыкларында уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International