Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләрнең бәйрәме узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Җирле үзидарә көне алдында Әлмәт драма театрында муниципаль хезмәткәрләрнең бәйрәме узды.

Әлмәт җирле үзидарә органнарында 225 кеше эшли. Аларның 158 хатын-кыз, 67 – ир-атлар.

Уртача яшь – 37 ел. 145 кеше кадрлар резервына керә. 75 муниципаль хезмәткәр узган елда квалификация күтәрделәр.

Бәйрәм белән хезмәткәрләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.

Иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстанның һәм район Башкарма комитетының Хөрмәтле грамоталар һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Хезмәткәрләрне шулай ук «Татнефть» ГАҖ профком рәисенең урынбасары Андрей Зимин котлады.

Бәйрәмдә Рустем Абязов һәм “Иртәгәдән йолдызлар” проектында катнашучыларның концерты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International