Бөтендөнья гемофилия көненә туры китерелеп, ТР ССМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина көллияте волонтерлары белән бергә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган акция 16 апрельдә зур сәүдә үзәгендә узды. Шунда ук «Сәламәтлек десанты» (канны холестеринга һәм глюкозага бирү, артерия басымын үлчәү) урнашты. Ул атна саен шәһәрнең иҗтимагый урыннарында, учреждениеларда яисә предприятиеларда, районның авыл хуҗалыкларында уздырыла.