ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген "Сәламәтлек" паркында "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Экология департаменты хезмәткәрләре кошлар өчен сыерчык оялары элделәр һәм ялгашлар куеп чыктылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әлмәтлеләрне кечкенә дуслар турында онытмаска өндәделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урыннарында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатларында 18нче апрельдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Хезмәт урыннарында имгәнүләрне киметү факторы буларак хезмәтне саклау белән идарә итү системасын үстерү стратегиясе» темасына семинар үткәрде.

Әлмәт районы командасына кушыл һәм ярышларда катнаш! Республикабыз башкаласында 4-5 майда традицион «Казан марафоны» үткәрелә. Бу – халыкара масштабтагы вакыйга. Анда ел саен меңнәрчә йөгерүчеләр катнаша. Әлмәтлеләрне дә спорт бәйрәменә кушылырга чакыралар.

Җыелыш 20нче мәктәптә үтте. ӘМР башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. ата-аналарны Әлмәт районындагы авариялелек торышы белән таныштырды, балигъ булмаган балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар һәм 2019 ел дәвамында балалар катнашуы белән булган һәлакәтләр турында сөйләде.

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

22 апрельдә 12 сәгатьтә Татарстан Республикасындагы Россиянең тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Массалимов И.Г. гражданнарны кабул итәчәк.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Донор милли көненә багышланган донор акциясе 18 апрельдә 8-12 сәгатьтә узды. 

Җил 4-9 м/с. Төнлә температура -2..-7º, көндез +5..+10º.

 

20 апрельдә Әлмәттә бөтеншәһәр субботнигы узачак. Ул Шевченко 1,3,5,7 адресларында үтә. Бөтеншәһәр субботнигында катнашыгыз.

 

Узган атнада Әлмәт аграрияләре чзчү кампаниясен башлап җибәрделәр. Беренче “Н.Е. Токарликов исемендәге” АҖ булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International