Хәрби хезмәткә чакыруның язгы чакырылышы 1 апрельдә башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам ителәчәк.
Хәзерге көнгә Әлмәт районыннан хәрби хезмәтне 381 кеше үтә. Язгы чакырылышта 205 кеше тагын киләчәк. Контракт буенча 23 кеше килә.
Комиссия утырышында докладлар тыңланды. Очрашу азагында 2019 елның язгы периодында хәрби хезмәткә чакыруның төп максатлары һәм бурычлары каралды.