ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 мартта “Минем нәселем” республика конкурсы башлап җибәрелде. 

11 май көнне Әлмәт ипподромында “Йөгереш һәм чабыш сезонын ачу” атлы спорт уены планлаштырылган. Ярышлар 11.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Гомуми җыелыш  27 апрель көнне  11.00 сәг. Яшьләр үзәгендә узачак.

Татарстанда май бәйрәмнәре көннәрендә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәртелә.

Геморрагик бизгәк авыру очраклары арту март-апрель һәм сентябрь-ноябрь айларына туры килә. Тышкы мохиткә вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр – әлеге авыруның чыганагы. Әлеге куркыныч авыру йорт тычканнарыннан, урман кимерүчеләреннән килеп чыга. Кеше алар организмы бүлеп чыгарган калдыклардан таралган исне сулап агуланырга мөмкин. Тычканнар кагылып үткән азык-төлекне кулланганда да чир йогу ихтималы зур. Шулай ук азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Әлеге инфекция кешедән кешегә күчми. 

22 апрель көнне  «Чебурашка» 34нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем алу учреждениеларында укучылар арасында татар телендә «Балачак бәйрәме – 2019» шәһәр бәйгесе узды. 

19 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр Димитровград шәһәрендә көрәш буенча Идел буе шәһәрләре ярышлары узды. Ярышларда 13 Идел буе регионыннан 150гә якын спортчы катнашты.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 4, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә түбәндәге маршрутлар буенча юллар ябылу планлаштырыла.

Апрель азагында бөтен татар дөньясы Тукай туган көнен билгеләп уза. Гадәттәгечә быел да ул Габдулла Тукай скверында зур тамаша белән узачак. Сәг 10.30 скверга рәхим итегез!

25 апрель көнне  09.00 алып 17.00 сәг. кадәр Ленин - Маджани, Ленин -  "Татнефть", Ленин - Заслонов урамнары чатында светофор сүндерелеп торачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International