Әлмәт урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 4, 7, 8 һәм 9 май көннәрендә түбәндәге маршрутлар буенча юллар ябылу планлаштырыла:

13.00 дән алып 17.00 сәгатькә кадәр  Җиңү парады репетициясе. Ленин урамы буенча Заслонов урамыннан алып Радищев урамына чаклы транспорт хәрәкәте чикләнә.

06.00 дан алып 10.00 сәгатькә кадәр Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы. Тимирязев урамы буенча Радищев урамыннан алып Җәлил урамына чаклы транспорт хәрәкәте чикләнә.

08.00 дән алып 18.00 сәгатькә кадәр Җиңү парады, массачыл бәйрәм чаралары. Ленин урамы буенча Радищев урамыннан алып Җәлил урамына кадәр һәм Гагарин урамы буенча  Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына чаклы транспорт хәрәкәте чикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International