Норматив буенча биш көн дәвамында һаваның уртача температурасы +8°C җылыдан өстә булганда җылылык бирү туттатыла.
Әлмәттә 30 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнде.
"Әлмәт җылылык челтәрләре" хәбәр иткәнчә, 6 май көнне гидравлик сынаулар уздыру һәм җылылык челтәрләре торбаларын юдырту эшләре башланып китәчәк.