Әлмәттә район Советының XXXVI сессиясе һәм шәһәр Советының XXXVIII утырышы узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге асытнда үткән сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хокук саклау, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.

Сессиядә 2018 ел дәвамында шәһәр һәм район бюджетларын үтәү турында актуаль мәсьәлә каралды. Докладында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина муниципаль районы бюджетының керем өлешенең үтәлеше гомумән 4 845 млн.сум яисә еллык планның 100%ы һәм расланган планның 136%ы тәшкил иткәнен хәбәр итте.

Узган ел дәвамында тикшерү-хисап палатасы эшчәнлеге турында отчет белән Гөлнара Насыбуллина чыгыш ясады. Ул хисап елында 29 тикшерү-ревизия чарасы үткәрелгәне, 36 учреждение һәм оешма тикшерелгәне турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International