Әлмәт укучылары 7,5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйдылар, бу Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасыннан бәйгедә катнашкан районнар арасында иң яхшы нәтиҗә булып санала. Акциягә нәтиҗәләр ясау чарасы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментында узды. Тантаналы шартларда иң актив һәм битараф булмаган кешеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча 8 кг батарейка җыеп өченче урынны 25 нче мәктәп командасы алды, 10 кг батарейка җыючы 1 нче гимназия укучылары 2 нче урынга ия булды. Ә 202 кг батарейка җыеп 1 нче урынны лаеклы рәвештә 7 нче мәктәп алды.
1 июннән коену сезоны башланачак һәм ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Коену вакытында куркынычсызлык чараларын куллану зарур. Шуны белеп тору мөһим: бары тик шәһәр күлендә генә коенырга ярый.
Татарстан Республикасында 2018 елда җылылык бирү чоры 2019 елның 21 сентябрендә башланды һәм 13 майда төгәлләнде. Барлыгы 235 көн. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.
9 июньдә Россиянең велосипед башкаласында «Tour de Tatarstan Almetyevsk 2019» шоссе велоузышлары буенча ярышлар узакчак, анда спортчылар шәһәрнең төп урамнары буйлап 5, 50 һәм 100 км. дистанцияләр үтә алачак.
1 июньдә Әлмәттә «Татнефть». компаниясе ярдәме белән Яшел Фитнесның 4нче сезоны ачылачак.
2019 нчы елның 29 нчы маенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» Муниципаль унитар предприятиесе катнашында «Эш бирүче көне» узды.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
«Шәһәрнең мәдәни мохите» 31 майда һәм 1 июньдә Балаларны яклау көненә багышланган мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларына чакыра.
Нефтьчеләр башкаласы чираттагы Timerman спорт стартлары сериясе катнашучыларын каршы ала.
Рәттән дүрт көн дәвамында барлык шәһәр һәм район хезмәтләре, предприятиелар һәм оешмалар «гадәттән тыш хәлләр» режимында яшәделәр һәм эшләделәр, бердәм «фронт» белән куелган бурычларны үтәделәр.