Әлмәттә «Эш бирүче көне» узды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 нчы елның 29 нчы маенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» Муниципаль унитар предприятиесе катнашында «Эш бирүче көне» узды.

Беренче кат фойесында эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнарның предприятиенең кадрлар хезмәте белән очрашуы оештырылган иде. Килүчеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әлмәт транспорт идарәсе» Муниципаль унитар предприятиесенең кадрлар хезмәте вәкиле дә «эшсезләр мәктәбендә» катнашты, анда килүчеләргә эш шартлары, кандидатларга таләпләр турында сөйләде.

Әлмәт транспорт идарәсе түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: троллейбус йөртүче, кондуктор, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик (транспорт буенча), агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, баш энергетик урынбасары, автоэлектрик.

Чарага 37 кеше килде, эшкә урнашуга 5 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International