Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов «Сфера» интеллектуаль-ял итү үзәгендә шәһәрнең актив яшьләре белән очрашты.
10 июль көнне Нариманов урамындагы шәхси йортында озак еллар дәвамында Әлмәт муниципаль районында яшәүче Мөнәвәрә Шәриповна Вәлиева 90 һәм 95 яшьне тутырган чиксез зур ватаныбызда яшәүче кешеләрне хөрмәтләү миссиясе белән килгән кунакларны кабул итте.
Районның авыл хуҗалыгы һәм әм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 11 июльгә районда 10,7 мең мәйданда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләре. 8,4 мең тонна печән һәм 19,5 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Әлмәттә Изаил Зарипов проспектында төзелеп килүче торак йортлар янындагы территорияләрне төзекләндерү эшләре алып барыла. Шул рәвешле 12 июльдән алып эшләр тәмамланганчыга кадәр Изаил Зарипов проспекты ягыннан торак йортларга керү юлы транспорт чаралары өчен ябылачак.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте программаларында катнашу өчен эш бирүчеләрне җәлеп итү максатында, мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәт шәһәренең шәхси эшмәкәрләренә Маркетинг сәфәрләре ясыйлар. Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр туплау һәм кандидатураларны сайлап алганда дискриминацияне булдырмау тәртибе, «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы мөмкинлекләре, түләүле иҗтимагый эшләр үткәрүне оештыру һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичергән эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру турында һәм башка мәгълүмәтләр җиткерелде.
Бүген, 10 июль көнне, кичке биш сәгатьтә Уфа шәһәренең «Уфа-Арена» мәйданында 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарын ачу тантанасы узды.
13-14 июль көннәрендә Әлмәттә мәйдан территориясендә Ачык бард җырлары фестивале узачак.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен ачу өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ярдәме алу өчен Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлергә, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.
Узган җомгада Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны билгеләнгән квота хисабына эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары санын үтәү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәгә 22 эш бирүче чакырылган иде.