Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте программаларында катнашу өчен эш бирүчеләрне җәлеп итү максатында, мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәт шәһәренең шәхси эшмәкәрләренә Маркетинг сәфәрләре ясыйлар. Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр туплау һәм кандидатураларны сайлап алганда дискриминацияне булдырмау тәртибе, «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы мөмкинлекләре, түләүле иҗтимагый эшләр үткәрүне оештыру һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичергән эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру турында һәм башка мәгълүмәтләр җиткерелде.
Шулай ук шәхси эшмәкәрләргә үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы турында мәгълүмәт җиткерелде.
Мондый маркетинг сәфәрләре нәтиҗәләре буенча ике шәхси эшмәкәр мәшгульлек хезмәте программалары буенча кадрлар сайлау мөмкинлеген карый.