Районның авыл хуҗалыгы һәм әм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 11 июльгә районда 10,7 мең мәйданда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләре. 8,4 мең тонна печән һәм 19,5 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Шулай ук чәчүлекләрне эшкәртү эшләре дә бара. Хәзерге ваытта чүп үләннәренә каршы 42,0 мең га, корткычларга каршы 26 мең га һәм авыруларга каршы 6,2 мең га җир эшкәртелгән.
Шартлы бер баш терлеккә азык әзерләү буенча алдынгы хуҗалыклар рәтенә «Аппак» (15,6 ц.), «Кичучат» (13,6 ц.), «Актау» (13,3 ц.), Н.Е Токарликов исемендәге (12,1 ц.) һәм «Чагылтау» (11,3 ц.) хуҗалыклары керә.