Бүген, 10 июль көнне, кичке биш сәгатьтә Уфа шәһәренең «Уфа-Арена» мәйданында 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарын ачу тантанасы узды.
Парадта Әлмәт шәһәрен грек-рим көрәше җыелма командасы (Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм тренерлары) тәкъдим итте.
Инде иртәгә 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарының ярышлары башланачак һәм без спортчыларга уңыш һәм әлбәттә җиңүләр телибез!