ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2019 ел
якшәмбе

Бүген без ышанычлы итеп дөньяны саклаучы, хәрби вахтаны алып баручы, Россиянең - бөек диңгез державасының хәрби көчен тәэмин итүче нык һәм батыр кешеләрне хөрмәтлибез.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  җиткерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Соңгы елларда нефть башкаласында «Татнефть» иницитативасы буенча «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында барлыкка килгән арт-объектлар кызыклы маршрутка берләштерелгән. Аны бушлай гидлар озатуында җәяүле рәвештә яисә велосипедларда йөреп чыгарга була.


26
июль, 2019 ел
җомга

Бүген башкарма комитетның зур залында район Советының XXXIXнчы сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, ТР Президентының территорияләр белән эш итү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыпов катнаштылар.

Районның игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. Кырларга «Союз-Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Яңа Михайловка» хуҗалыкларының комбайннары чыктылар.

27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.

31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.

Халыкка бушлай юридик ярдәм һәр җомга көнне профессиональ адвокат тарафыннан күрсәтеләчәк. 

"Һәр хәлсезлекне, һәр авыруны, шул исәптән бронхиаль астмасын, иртәрәк дәвалау яхшырак", - дип хәбәр итте 3нче Әлмәт шәһәр хастаханәсенең врачы аллерголог-иммунолог Әлфиз Максеев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International