«Шәһәр бизәкләре» - «Җиләк-җимешләр» арт-командасының урам сәнгате лабораториясе Әлмәттә

2019 елның 26 июле, җомга

27 июльдән алып 4 августка кадәр әлмәтлеләрне «Җиләк-җимешләр» арт-крмандасының «Шәһәрнең орнаментлары» урам сәнгате лабораториясендә катнашырга чакыралар.

Шушы чара белән шәһәрдәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларындагы «Минем шәһәр, минем урам» бушлай чаралар сериясе дәвам итәчәк.

27 июль көнне 14.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә паблик артның һәм урам сәнгатенең төрле жанрлары турында беләчәкләр, шулай ук шәһәр киңлеген бергә тикшерәчәкләр. Курсның азагында барлык катнашучылар үзләре Әлмәтнең урбанистик мөхитенә туры килә торган сәнгать әсәрен иҗат итәчәк.

Лаборатория ачылуга теркәлү өчен сылтама: https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1026736/.

Катнашу өчен сылтама:  https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1026963/.

Моннан тыш, 27 июльдән башлап, һәр ял көннәрендә барлык әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын бушлай вело- һәм җәяүле экскурсияләр көтәчәк. Анда  катнашу өчен проктның сайтында яисә социаль челтәрләрдә теркәлергә кирәк булачак. Велосипедлары булмаган кешеләргә бушлай go bike тәкъдим ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International