Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 26 июльгә булган мәгълүматлар буенча, статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв. м булган 2 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тотылган.
Шулай ук быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык гаиләләргә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулай ук 21 чернобыльчегә, 18 мәҗбүри күченүчегә, Ерак Төньяктан күчкән кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 58 йортның 30ы югары, 28е уртача әзерлек дәрәҗәсендә. Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлешендә планлаштырылган 7 325 йортның 5 336сы файдалануга тапшырылган.
Газлаштыру фонды линиясе буенча эшләр дәвам итә. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында 120,5 км торба үткәргеч төзелгән (планның 56 %ы), 24 су башнясы (57%ы) урнаштырылган, 24 скважина борауланган (73 %ы). Моннан тыш, Татарстанның 64 бюджет учреждениесе котельныйларында 119 казанны алыштыру планлаштырыла. Бүгенгә 61 объектта 114 казан демонтажланган, 51 объектта 100 казан монтажланган (84 %ы).
Шулай ук республикада 6 сыер фермасы, 31 силос-сенаж траншеясы төзелгән. 48 сыер фермасында, 16 машина-трактор лар паркында, 57 ындыр табагында ремонт эшләре төгәлләнгән.
Татрстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың 21 муниципаль районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культураларны (көзге бодай, арпа, борчак) җыюга керешкән. Бүгенге көнгә бу культураларның беренче 15 мең гектары суктырылган. Шул ук вакытта Спас, Нурлат, Зәй, Әлки, Алексеевск районнары 1 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алган.
“470 га мәйданда эшләү өчен 3400 комбайн бар, әмма кайбер хуҗалыкларда - 1 мең гектарга кадәр. Безгә бер ай вакыт эчендә игеннәрне җыеп алырга кирәк. Бу максатка ике смена оештырып кына ирешергә мөмкин”, - диде Марат Әхмәтов. Министр аграрийларга һәр урып-җыю комбайнына ике механизатор билгеләргә киңәш итте, бу кырларда эшне ике сменада оештыру өчен кирәк.
Марат Әхмәтов шулай ук дуңгызларда Африка чумасы таралу темасына да кагылды. Татарстан белән чиктәш ике төбәктә дуңгызларда Африка чумасы таралуга бәйле бу мәсьәлә республикада дуңгыз асраучылар өчен актуальләшә бара. “Бу очраклар Татарстанның Чүпрәле районыннан нибары 120-140 км ераклыкта. Бу төбәкләрдә тиешле хезмәтләр инфекция таралуга юл куймау буенча чаралар уздыруга карамастан, халык һәм аучылар белән саклану чаралары мәсьәләләрен хәл итүегезне сорыйм. Дуңгызлар асраучыларга урман массивларына баруны чикләргә кирәк. Бу чирне үлән, җиләк-җимеш, гөмбә белән йорт хуҗалыгына алып кайтырга мөмкин”, - диде Марат Әхмәтов.
Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды.