Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тимур Нагуманов билгеләнде

2019 елның 26 июле, җомга

Бүген башкарма комитетның зур залында район Советының XXXIXнчы сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, ТР Президентының территорияләр белән эш итү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыпов катнаштылар.

Сессиянең төп мәсьәләсе итеп Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тимур Дмитрий улы Нагуманов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International