Әлмәттә «Герой юлы» җәяүле балалар экскурсиясе-уены старт алды

2019 елның 27 июле, шимбә

Соңгы елларда нефть башкаласында «Татнефть» иницитативасы буенча «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында барлыкка килгән арт-объектлар кызыклы маршрутка берләштерелгән. Аны бушлай гидлар озатуында җәяүле рәвештә яисә велосипедларда йөреп чыгарга була.

Бүген нефть башкаласында «Герой юлы» җәяүле балалар экскурсиясе-уены старт алды. Гид Зөлфия Хәйбуллина, «Минем шәһәр, минем урам» социаль-мәгърифәтчелек чаралары сериясе кураторы Екатерина Удалова озатуында балалар ата-аналары белән картада билгеләнгән кызыклы маршрутны үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International