ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 23 гыйнвардан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Камалов Рифнур Фәрит улы билгеләнде.
 

Әлмәт полицейскийлары студентлар өчен үз-үзеңне саклау буенча дәрес әзерләделәр, аның максаты - егетләрне һәм кызларны кул көрәше һәм төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту алымнарына өйрәтү.
 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры Марат Җәббаров 2020 елгы язгы кыр кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте.
 


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

25-26 гыйнварда шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча XII Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
 


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2020 елның 25 гыйнварына 149,2 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 5% ын тәшкил итә.
 

Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чираттагы очрашуы «Зәй» ҖЧҖ сөт-товар фермасы базасында узды.
 

Халык белән очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ директоры Булат Зәкиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, депутатлар, шәһәр хезмәтләре һәм идарәләре вәкилләре катнашты.
 


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне, 23 гыйнвар көнне, Рус Акташы авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршы белән нишләргә? Ясалма агачларга бәйле проблемалар юк икән (аларны киләсе елга кадәр тартмаларга салалар), табигый яктан-катлаулырак.
 

Әлмәттә Россия студентлары көненә багышланган традицион «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе старт алды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International