Әлмәт полицейскийлары студентлар өчен үз-үзеңне саклау буенча дәрес әзерләделәр, аның максаты - егетләрне һәм кызларны кул көрәше һәм төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту алымнарына өйрәтү.
Полиция капитаны Альфред Хәйретдинов һәм өлкән инспектор, эчке хезмәт лейтенанты Виталий Храмов укытучылар булдылар. Альфред Әсхәт улы һәм Виталий Владимирович студентларга самбоның иң киң таралган алымнары турында җентекләп сөйләделәр, хезмәт итүдәге кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Кунаклар полицейскийларның барлык гамәлләрен дә кызыксынып өйрәнделәр.