Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 23 гыйнвардан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Камалов Рифнур Фәрит улы билгеләнде.
Эшлекле дүшәмбенең төп темасы Әлмәт муниципаль районында 2019 елда социаль иминият фонды эшчәнлегенә йомгак ясау булды. Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы филиалы директоры Гөлнара Рәхмәтуллина үз чыгышында 10 нчы филиалның Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының 7 муниципаль районын берләштерүен билгеләп үтте.