Әлмәттә ТОС- 8А хисап җыелышы булды

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Халык белән очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Әлмәт шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ директоры Булат Зәкиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, депутатлар, шәһәр хезмәтләре һәм идарәләре вәкилләре катнашты.
2019 елда башкарылган эшләр турында хисап белән 8 нче номерлы ТОС рәисе Зилә Хәсәнова чыгыш ясады. Микрорайон шәһәрнең үзәк өлешен алып тора, халык саны 4000нән артык. Территориядә 37 торак йорт, 4 балалар бакчасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 нче музыка мәктәбе, музыка көллияте тулай торагы, «Водник» яшүсмерләр клубы һәм төрле милек рәвешендәге 70кә якын предприятие урнашкан.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International