25-26 гыйнварда шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча XII Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Быел чемпионат ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узды һәм «Айсберг» клубына нигез салучы Михаил Землянов истәлегенә багышланды.
Михаил Землянов тарафыннан 1976 елда төзелгән моржлау клубы республикадан читтә дә билгеле. Ярышларда Уфа, Ульяновск, Тольятти, Воткинск, Менделеевск, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән кышкы йөзүне яратучылар катнашты.