ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Быел "Җир Сәгате" акциясе 27 мартта 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр узачак.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә үсүче шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Очрашуның төп максаты - эшмәкәрләрнең актуаль проблемаларын карау һәм танышу.

19 март көнне Әлмәт музыка көллиятендә "Ел укытучысы-2015" республика конкурсы узды. Ф.З. Яруллинның тууына 130 ел тулуга багышланган «Хәзерге шартларда Татарстан халыкларының этник музыка-инструменталь мәдәнияте» дигән семинар-практикум булып узды.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

2021 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р. А. Абдуллин Әлмәт муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында эшләүче 800дән артык авыл кешесе пенсиягә озак вакытлы авыл стажы өчен өстәмә акча ала.

Йортта капиталь ремонт кайчан узачак? Капиталь ремонтның нинди төрләрен үз эченә ала? Башкарылган эшләрнең сыйфаты канәгатьләндермәсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев җавап бирде.


20
март, 2021 ел
шимбә

19 мартта Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе хезмәт коллективы конференциясе узды, аның барышында 2020 елда коллектив килешү шартларын үтәү һәм эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Бүген җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышында күзәтүчесез хайваннар белән эш итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында 2021 елда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк, шуларның 11е төзелеш процессында (эшләр 21% тан артык башкарылган).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International