Йортта капиталь ремонт кайчан узачак? Капиталь ремонтның нинди төрләрен үз эченә ала? Башкарылган эшләрнең сыйфаты канәгатьләндермәсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев җавап бирде.
18 мартта башкарма комитетта узган матбугат конференциясендә шулай ук Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов та катнашты.
Сораулар килеп туган очракта, 8(8553) 37-55-29 телефоны буенча «Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МУ төзелеш контроле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.