Бүген җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышында күзәтүчесез хайваннар белән эш итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Видеоэлемтә буенча утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.