2021 елда Татарстанда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк

2021 елның 20 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2021 елда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк, шуларның 11е төзелеш процессында (эшләр 21% тан артык башкарылган).

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International