19 мартта Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе хезмәт коллективы конференциясе узды, аның барышында 2020 елда коллектив килешү шартларын үтәү һәм эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Конференция эшендә Компаниянең генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, компаниянең структур бүлекчәләре һәм бүлендек җәмгыятьләре, сервис предприятиеләре һәм республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.