ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов район активы белән гомумшәһәр планеркасы үткәрде.

Чара шатлыклы вакыйгалардан башланды. Район башлыгы Әлмәт торак инспекциясе начальнигы Лилия Бикчәнтәеваны һәм Россия милли гвардиясе гаскәрләре ФГКУ филиалының Әлмәт районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Размик Кюрегянны туган көне белән котлады.


16
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Әлмәт ДОСААФ автомәктәбенең актлар залы кунаклар белән тулды. Әлмәттә беренче автомәктәпнең 65 еллыгы тантана өчен сәбәп булды.

15 декабрьдә «Юность» базасында «Татнефть» компаниясенең IT-блогына 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

2022 елның 21 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы омбудсмены карамагындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак, аны Идел буе федераль округында «Баш радиоешлык үзәге» филиалыныж циффрлы мохиттә гражданнарга интернетта куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм төркеме белгечләре үткәрәчәк.

8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга максималь күләмдә айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең балага бирелә. Гаиләләргә мондый түләү суммасы балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә (Татарстан Республикасында – 11 476 сум).


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районында озак еллар яшәгән Һадия Салих кызы Закирова илнең Президенты инициативасы буенча зур вакыйгаларга бай, озын гомерле 95 яшькә җиткән туган илебездә яшәүчеләрне хөрмәтләү мактаулы миссиясе белән килгән кунакларны каршы алды.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты, подрядчы оешмалар, компанияләр һәм проектлаучылар белән берлектә, район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзелешенең барышын тикшерде.

Бүгенге көндә Әлмәт районында КСВИ һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы күтәрелеше теркәлде. Сентябрь башыннан елның 50-нче атнасына кадәр бу күрсәткеч рөхсәт ителгән чиктән артмады. Тик елның 50 нче атнасы башыннан башлап, кискен арту күзәтелә, алар медицина учреждениеләренә КСВИ һәм гриппка охшаган симптомнар белән мөрәҗәгать итә. Бүген Әлмәт районы администрациясендә медицина учреждениеләре вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Алар грипптан һәм КСВИдан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләделәр.

13 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Әлмәт үзәк район хастаханәсендә оптик когерент томография — күз структурасын тикшерүнең куркынычсыз һәм төгәл ысулы өчен аппарат урнаштырылды һәм куллана башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International