Бүген Әлмәт ДОСААФ автомәктәбенең актлар залы кунаклар белән тулды. Әлмәттә беренче автомәктәпнең 65 еллыгы тантана өчен сәбәп булды.
Автомәктәп башлыгы Илдар Әхмәтов бәйрәмне котлаулардан башлады һәм ДОСААФ республика комитетының 1957 елның 14 декабрендәге 168 нче номерлы тарихи боерыгын укыды. «Безнең тарихны без 1957 елның декабрендә башлыйбыз. Нәкъ 65 яшь. Коллективымны күптән тамыр җәйгән һәм бай тарихы белән котлыйм. Без бик күп белгечләр, хәрби-исәп белгечләре, массакүләм-техник һөнәрләр белгечләре әзерлибез», - дип билгеләп үтте ул автомәктәп эшен.
Бүген белем бирү программасы һәм квалификацияле укытучы кадрлары булган автомәктәп базасында «С» категориясендәге «837» хәрби-исәп белгечлеге буенча йөртүчеләр - РФ Оборона министрлыгы заказы буенча хәрби йөртүчеләр әзерләнә.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе коллективын котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов килде: «Бүген Әлмәт ДОСААФЫН автомәктәп дип кенә атап булмый. Эшчәнлек форматы һәм масштабы автомәктәп төшенчәсеннән ерак китте. Бүген бу-яшьләргә патриотик тәрбия бирү дә, бу безнең ветераннар хәрәкәтләре өчен йорт та, ул безнең мобилизацияләнгән егетләр белән дә эш, егетләрне хәрби эш буенча әзерләү дә. Сезгә гаиләләрегездә тынычлык һәм ямь, безнең барыбызның да тыныч күгебез булуын телим».
Автомәктәптә шулай ук яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча да эш җайга салынган. Биредә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча курсантлар арасында даими рәвештә «Пневматик винтовкадан ату, автоматны җыю/сүтү, перекладинада тарту, иң яхшы хәрби йөртүче, иң яхшы яшь йөртүче һ. б.» ярышлар уздырыла.
«Сезнең оешманың бик җитди бурычлары бар. Бу илебезне саклауга,хәзерлеге булган белгечләр әзерләүгә ярдәм итү. Әлмәт мәктәбе, нигездә, бик тәртипле, белемле машина йөртүчеләр әзерли», - дип ассызыклады Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары Ришат Сабиров. Тантаналы шартларда ул Илдар Әхмәтовны «Кораллы Көчләргә 100 ел» медале белән бүләкләде.
Чара концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә автомәктәп тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә һәм фигуралы йөртүгә бәяләнгән ярыш оештырылды.