15 декабрьдә «Юность» базасында «Татнефть» компаниясенең IT-блогына 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Беренче катта «Совет IT» экспонатлары тәкъдим ителде. Кунаклар совет чоры стилендә бизәлгән фотозоналарны һәм «Татнефть» компаниясенең циффрлы технологияләрен үстерүгә багышланган музейны карадылар. Экспозиция 5 өлешкә бүленгән иде. Һәрбер өлештә эш урыны, экспонатлар белән стенд һәм өстәл, архив фотолары һәм чор тасвирламасы бар иде.
Икенче катта «IT бүген» заманча технологияләрен күрергә мөмкин иде. Кунакларны робот-регистратор, робот-кофеханәсе кофепоинты каршы алды, төрле кофе белән ләззәтләнергә тәкъдим итте, ә уен зонасында робо-футбол уйнарга мөмкин иде.
Чараның тантаналы өлеше кунакларны һәм ветераннарны сәламләүдән башланды. «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге һәм генераль директоры Наил Маганов исеменнән баш геолог - «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Әфләтунов хезмәттәшләрен юбилее белән котлады.
«Бүген без IT-юнәлеш үсешенең нигезендә торган корифейларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үзләренең һөнәри осталыклары, эшкә үҗәтлекләре белән алар «Татнефть» мәгълүмат блогын киләчәктә үстерү өчен иң яхшы традицияләргә нигез салдылар. Безнең корифейларны алмаштырырга бүгенге көндә бурычларны үтәүче һәм хәл итүче кыю талантлы буын килде дип ышандырам», - диде ул.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев: «Бу тормышта мөмкин булган уңышлар телим. Бүген биредә Татарстанда IT-тармак булдыручылар җыелган. Бүген «Татнефть» компаниясе яңа технологияләр кертү лидеры булып тора. Бу эш узган гасырда ук башланган. Болар барысы да компания җитәкчелеге һәрвакыт гамәлгә кертү процесслары белән шөгыльләнгәнгә, шәхсән IT-хәрәкәтләрне гамәлгә кертүгә ярдәм итте».
«Иң борынгы IT-компаниянең безнең шәһәрдә булуы шатландыра. Бүген «Татнефть» компаниясе, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр, циффрлаштыру өлкәсендә лидер. Күпчелек предприятияләр куып җитәргә тырышалар. Ветераннарга сәламәтлек, лаеклы ял, кайгыртучанлык һәм игътибар телим. Барыгызны да юбилей белән котлыйм», - дип җылы теләкләрен җиткерде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең циффрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов.
Бүләкләү тантанасы бәйрәмнең кульминацион мизгеле булды. «Татнефть» компаниясе ИТ-блогы ветераннарына Татарстан Республикасы дәүләт, хөкүмәт бүләкләре, Татарстан Республикасы һәм «Татнефть» ГАҖ ведомство бүләкләре, шулай ук муниципаль бүләкләр тапшырылды.