Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 19.12.2022 № 522-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 16 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы, гадәттәгечә, шәһәр һәм район оешмалары, предприятиеләре, хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узды.
2014 елның 3нче мартында расланган «Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъекты (субъектлары) буенча идарәсе турындагы нигезләмәне һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары буенча идарәләре исемлеген раслау хакында» 26нчы номерлы Россия Юстиция министрлыгы боерыгының 65,66 пунктлары нигезендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-вәкаләтле орган):
-Россия Федерациясе законнарының төбәк бүлекчәләре һәм сәяси партияләрнең бүтән структур бүлекчәләре тарафыннан үтәлешен һәм аларның эшчәнлекләренең сәяси партияләр уставларында каралган нигезләмәләргә, максатларга һәм бурычларга туры килүен, Россия Федерациясенең бер субъекты территориясендә эшчәнлек алып бара торган иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның структур бүлекчәләре эшчәнлегенең аларның устав максатларына туры килүен; башка коммерциячел булмаган оешмалар (халыкара оешмалар бүлекчәләреннән һәм чит ил коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан тыш) эшчәнлекләренең гамәлгә кую документларында һәм Россия Федерациясе законнарында каралган максатларга туры килү-килмәве артыннан контрольдә тота;
- дини оешмалар үз уставларының максатларына һәм эшчәнлек тәртибенә карата үтәлешен контрольдә тота.
13 гыйнварда Россия Президенты Указы белән 1992 елда гамәлгә куелган Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. 2023 елда бу истәлекле көн җомгага туры килә.
1703 елның 13 гыйнварында Россиядә беренче даими «Ведомости» газетасы дөнья күрә. Тираж мең данә генә тәшкил итте. Редактор Петр I үзе иде.
12 гыйнварда бөтен Россия РФ прокуратурасы хезмәткәре көнен билгеләп үтә. Гадәттәгечә, күзәтчелек органы хезмәткәрләре белән очрашу ведомствоның актлар залында узды. Әлмәт прокуроры Дамир Яфизов үзенең сәламләү сүзендә коллегаларын бәйрәм белән котлады һәм аларның эшчәнлегенең мөһимлеге һәм әһәмияте турында искәртте.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең хисап җыелышы узды. Эш киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Владимир Изаак, Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, Әлмәт шәһәр прокурорының беренче урынбасары, юстиция киңәшчесе Марсель Гимаев, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге башлыгы Андрей Дютин, Әлмәт шәһәре буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Илнур Әхмәтгалимов, шулай ук Әлмәт шәһәре бүлекчәләре һәм шәхси составы катнашты.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чаллы станциясеннән шәһәр яны поездлары 06.34 сәгатьтә, Бөгелмә станциясенә 11.23 сәгатьтә, Бөгелмә станциясеннән 12.53 сәгатьтә, Яр Чаллы станциясенә 17.20 сәгатьтә килә.
11 февральдә 10.00 сәгатьтә Мамадышта «SUNNYФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.
Ел саен РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасы патронажы астында Мәскәү шәһәренең «Artplay» креатив индустрияләр үзәге һәм «RMA» Бизнес-мәктәбе базасында фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балалар өчен «Фәндә беренче адымнар» Бөтенроссия балалар конференциясе уза.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика халкыннан 17 меңнән артык гариза кабул ителгән. 16 меңнән артык килешү төзелгән, газүткәргеч 12 мең участок чикләренә кадәр җиткерелгән, 6 мең йорт биләмәсе газга тоташтырылган.