Ел саен РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасы патронажы астында Мәскәү шәһәренең «Artplay» креатив индустрияләр үзәге һәм «RMA» Бизнес-мәктәбе базасында фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балалар өчен «Фәндә беренче адымнар» Бөтенроссия балалар конференциясе уза.
Конкурсны үткәрүнең төп максаты-кече һәм урта яшьтәге укучыларның танып белү, иҗади, эксперименталь-тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыру өчен шартлар тудыру; докладлар һәм басмалар рәвешендә укучыларның хезмәт нәтиҗәләрен киң даирәгә кадәр белгечләргә дә, тикшеренү эшчәнлегенә катнашырга теләүче яшьтәшләренә дә җиткерү мөмкинлеген алу.
ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Ардинат улы Нугайбәков, 3нче мәктәпнең 9 а сыйныф укучысы Торчик Роман Романович (җитәкчеләр: Мануйлов м.а һәм Гафиятуллина Л. Г.), жюри каршында Әлмәт шәһәренең лингвистикандшафтына багышланган үз тикшеренүләрен тәкъдим итеп, йомгаклау этабына чакырылды, һәм беренче урынны яулады.