Республикада газлаштыру дәрәҗәсе 99,5% тәшкил итә

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанда газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика халкыннан 17 меңнән артык гариза кабул ителгән. 16 меңнән артык килешү төзелгән, газүткәргеч 12 мең участок чикләренә кадәр җиткерелгән, 6 мең йорт биләмәсе газга тоташтырылган.

«Бүгенге көндә республикада газлаштыру дәрәҗәсе 99,5% тәшкил итә. Бу - Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе, әмма мин һәрвакытта да, ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калырга ярамый, дип әйтәм», - дип белдерде спикер.

Ул газлаштырып бетерү программасында катнашу өчен килешү төзүгә заявка бирергә кирәклеген искәртте. Заявканы дистанцион рәвештә Газлаштыру Бердәм операторы порталы яки Дәүләт хезмәт күрсәтүләре сайты аша, шулай ук эксплуатация-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә клиент үзәкләренә барып җибәрергә мөмкин.

Быелдан башлап бушлай газлаштырып бетерү программасы Татарстан халкының йортларына гына түгел, ә мәгариф һәм медицина учреждениеләренә дә кагыла башлаган. Бу хакта республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр итте. «Шундый ук кагыйдәләр буенча хәзерге вакытта гамәлдә булган гражданнар акчаларыннан башка сәламәтлек саклау һәм мәгариф объектларын газлаштыру гамәлгә ашырылачак. Әлеге объектларның милекчеләре акчаларын кертмичә дә», - дип белдерде Марат Миңнебаев.

Министр урынбасары бүгенге көндә 22 мәгариф һәм 36 сәламәтлек саклау объектыннан гаризалар бар, дип өстәде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзер бушлай газлаштырып бетерү  программасы вакытлыча гына түгел, даими характерда була башлаган.

Газлаштырып бетерү программасы газүткәргечне ул булган бистәләрдәге кишәрлек чикләренә бушлай җиткерүне күздә тота. Шул ук вакытта кишәрлек эчендә газ үткәрү һәм газ җайланмаларын урнаштыру милекчеләр хисабына башкарыла. Программаны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International