Россия матбугаты көне белән!

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

13 гыйнварда Россия Президенты Указы белән 1992 елда гамәлгә куелган Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. 2023 елда бу истәлекле көн җомгага туры килә.

1703 елның 13 гыйнварында Россиядә беренче даими «Ведомости» газетасы дөнья күрә. Тираж мең данә генә тәшкил итте. Редактор Петр I үзе иде.

Халыкны матбугатка тарту өчен, патша махсус рестораннар ачкан, анда кешеләр укырга җыелган. Килүчеләрне бушлай чәй һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Ә газеталарның эчтәлеге реформаларны һәм аларның Россия үсеше өчен кирәклеген аңлатуга бәйле булган иде.

Әлмәт массакүләм мәгълүмат чаралары тарихы да бай һәм төрле. Районда беренче басма «Әлмәт таңнары» («Зори Альметьевска») газетасыннан башлана.

Газета 1932 елның гыйнварыннан Әлмәттә (элек Әлмәт авылы) татар телендә нәшер ителә, КПССның Әлмәт райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының Әлмәт район Советы органы булып тора. 1932-1954 елларда газетаның исеме «Социализмга», 1954 елдан – «Знамя труда» газетасын кабатлаучы «Хезмәт байрагы»на үзгәрә. 1990 елның гыйнварыннан «Әлмәт таңнары» дип аталган татар телендә мөстәкыйль газета буларак нәшер ителә.

1997 елның 17 маенда ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе патронажы астында, районда яшьләрнең «Яшьләр заманы» газетасының татар телендә беренче саны дөнья күрә (республикада беренче тапкыр!). 2012 елдан газета Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының һәм Советының рәсми публикаторы булып тора һәм «Әлмәт хәбәрләре» исеме астында нәшер ителә.

Бүген Әлмәт районының басма медиа киңлеге күбесенчә «Знамя труда» https://vk.com/zt116, «Әлмәт хәбәрләре» https://vk.com/almet.vestnik, «Әлмәт таңнары» https://vk.com/atannary, «Нефть хәбәрләре» https://t.me/tatneft_telegram/2644, «Хәзинә» газеталары, «Стиль һәм камиллек» журналы һәм күп кенә корпоратив басмалар арасында бүленә. Аларның һәрберсенең үз тарихы, концепциясе бар һәм укучыга иң актуаль, кызыклы мәгълүмат бирә.

Әлмәт һәм Әлмәт районының төп ММЧ төркеменә шулай ук «Әлмәт ТВ» @almettv һәм «Луч» https://vk.com/luch_tv телекомпанияләре керә.  Журналистлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә районның һәр кешесе шәһәр һәм бөтен нефть төбәге тормышында барган уңай үзгәрешләр турында оператив рәвештә белә ала.

Хөрмәтле журналистика ветераннарыбызны һәм хезмәттәшләребезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Ныклы саулык, бехет һем иминлек телибез! Истә калырлык журналистик материаллар һәм бетмәс иҗади фантазия. Укучыларыгыз өчен һәрвакыт кирәкле һәм кызыклы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International