12 гыйнварда бөтен Россия РФ прокуратурасы хезмәткәре көнен билгеләп үтә. Гадәттәгечә, күзәтчелек органы хезмәткәрләре белән очрашу ведомствоның актлар залында узды. Әлмәт прокуроры Дамир Яфизов үзенең сәламләү сүзендә коллегаларын бәйрәм белән котлады һәм аларның эшчәнлегенең мөһимлеге һәм әһәмияте турында искәртте.
- Штатта 20 оператив хезмәткәр исәпләнә. Аларның күбесе хокукларны үтәү сагында күптән түгел генә тора. Шуңа да карамастан, коллектив узган елда югары нәтиҗәләргә иреште, - диде Дамир Яфизов. Ул шулай ук муниципалитетка, дәүләт хакимияте органнарына халыкның мөһим мәсьәләләрен һәм шикаятьләрен бергәләп хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Тимур Нагуманов район халкы һәм шәхсән үз исеменнән Әлмәт прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Сез бердәм хокукый киңлекне тәэмин итүнең мөһим бурычын үтисез, дәүләт, региональ һәм муниципаль хакимият органнары чыгара торган хокукый актларда законнан теләсә нинди, хәтта иң аз тайпылышларга да актив җавап бирәсез. Гади кешеләрнең еш мөрәҗәгате сезгә ышаныч һәм хөрмәт күрсәтә. 2022 ел икътисади яктан уңышлы булды, әмма социаль өлкәдә бик авыр ел булды. Сезнең ярдәмегез һәм югары профессиональлегегез нәтиҗәсендә без бергәләп катлаулы һәм күпкырлы бурычларны хәл итә алдык, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.
Район башлыгы прокуратура хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре һәм хезмәт бурычына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.