ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2024 ел
җомга

2024 елның 27 июлендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк - көнбатыш җиле һәм яшен көтелә.

«Табылдыклар бюросы» - Татарстан турында мультивселенная, анда катнашучылар уникаль геройлар булдырачак һәм алар нигезендә балалар өчен фотокитаплар һәм музыкаль альбом эшләячәк. Әлеге проект «Смена Дети» балалар студиясе белән берлектә булдырылган.

Күптән түгел район башлыгы чатына Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә санкцияләнмәгән чүплек оештыру турында мөрәҗәгать килде.

Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд. сумнан артык 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

Сезне якты вакыйгалар белән тулы бай өч көн көтә:

Исегезгә төшерәбез, фестиваль уздыру көннәрендә, җомгадан якшәмбегә кадәр, троллейбуслар 23:00 гә кадәр йөриячәк.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 июльдә Әлмәттә район Советы һәм шәһәр Советының чираттан тыш уртак сессиясе булды.

25 июльдә Әлмәт районында Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика советының күчмә утырышы булды. Анда 200дән артык кеше-ветераннар оешмалары җитәкчеләре, социаль эш өчен җаваплы белгечләр, республиканың барлык районнары һәм Казан шәһәре вәкилләре катнашты. Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков чараның мактаулы кунаклары булдылар.

Бүген «Светсервис» МУП бригадалары, янган яктырткычларны алыштыру өчен, Фәхретдин ур., 46А, 54; Төзүчеләр пр., 39; Ленин ур., 101, 105 адресларына чыгып киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International