2024 елның 27 июлендә 09дан 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 26 июле, җомга

2024 елның 27 июлендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк - көнбатыш җиле һәм яшен көтелә.

Иртәгә, 27 июльдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+13˚. Көндез максималь температура +20..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International