«Светсервис» МУП директоры Җәүдәт Сөләйманов Әлмәттә урам яктырткычларын алыштыру эшләренең барышы турында сөйләде

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Светсервис» МУП бригадалары, янган яктырткычларны алыштыру өчен, Фәхретдин ур., 46А, 54; Төзүчеләр пр., 39; Ленин ур., 101, 105 адресларына чыгып киттеләр.

Шулай ук августта урам яктырткычларын алыштыру буенча масштаблы программаның икенче этабы башланачак. Апрельдә тәмамланган беренче этап барышында 3528 яктырткыч алыштырылды, тагын 5444 яктырткычны алыштырасы бар. Эшләр ике ай эчендә тәмамланачак.

Параллель рәвештә урамнарны яктырту белән идарә итү шкафларын алыштыру бара. Көннең вакытына карап, утны автомат рәвештә кабызырга һәм сүндерергә мөмкинлек бирә торган 100дән артык яңа шкаф урнаштырылган инде. Барлыгы шундый 175 шкаф куелачак.

Моннан тыш, республика программасы буенча Әлмәт районының 11 авыл җирлегендә урамнарны яктырту эшләре алып барыла. Инде 5 авыл эшләп бетерелгән, эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International