Очрашу иртәгә, шулай ук паркта, шулай ук 16:00 дән 19:00 гә кадәр күчерелә. Очрашканчыга кадәр!
Бу аз агымлы челтәрләр салу буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга бәйле.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен арттыру максатларында «Татнефть» ГАҖ АТПда машина йөртүчеләр белән очрашу узды.
2024 елның 8 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр, җилнең көчәюе секундына 15-18 метрга җитә, боз явуы ихтимал.
Укучылар уку йортларына 1 нче сентябрьдә түгел, ә 2 нче сентябрьдә барачак. Бу 1 сентябрьнең якшәмбегә туры килүе белән бәйле.
6 августта Югары нефть мәктәбендә «Лига форум: Җәй» студентлар мәгариф форумының 1 сменасында катнашучылар очрашуы булды. Ачык диалог форматында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановка бирә алдылар.
Җомга көнне, 9 августта, Әлмәттә Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм митингы узачак.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында яңартылган ишегалларында уздырыла торган бәйрәмнәрдән тыш, бүген беренчеләрдән булып безнең шәһәрдә тагын бер яңа проект - «Безнең ишегалды лагере» эшли башлады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт адресына Россия Федерациясе Конституция судыннан гражданка Е.Г. шикаятенә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 426, 428 һәм 438 статьяларының конституциячеллеген тикшерү турында карала торган эш буенча хокукый позиция тәкъдим итү турында сорау алынды (Россия Федерациясе Конституция судының 02.07.2024 № 34-П карары).
2024 елда «Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» этномәдәни күргәзмә проектларының III Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Анда милли мәдәният буенча музей яки күргәзмә экспозициясе булган коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук музейлар, инициатив төркемнәр, дәүләт яки муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала.