«Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» этномәдәни күргәзмә проектларының III Бөтенроссия конкурсы һәм телемарафоны

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

2024 елда «Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» этномәдәни күргәзмә проектларының III Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Анда милли мәдәният буенча музей яки күргәзмә экспозициясе булган коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук музейлар, инициатив төркемнәр, дәүләт яки муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала.

Конкурсның максаты - күргәзмә проектларын формалаштыру, яңа иҗади алымнар һәм эшнең виртуаль формаларын кертү аша Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклап калу.

Гаризалар 2024 елның 10 июленнән 30 сентябренә кадәр электрон форма аша кабул ителә. Конкурсантларга этномәдәни экспозиция буенча 10 минутлык экскурсия яки виртуаль турны видеога төшерергә кирәк.

Конкурс комиссиясе алты номинациядә 12 лауреатны билгеләячәк: «Музейның иң яхшы күргәзмә проекты», Ккоммерцияле булмаган яки бюджет оешмасының иң яхшы күргәзмә проекты», «Инициатив төркемнең иң яхшы күргәзмә проекты», «Этномәдәни күргәзмә буенча иҗади экскурсия», «Этномәдәни күргәзмәнең уникаль экспонаты» һәм «Гаилә этномәдәни күргәзмәсе / гаилә этномузее». Тагын бер җиңүчене Интернет кулланучылары онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлаячак.

Конкурста катнашучылар өчен территорияләрнең этнобрендларын булдыру һәм алга җибәрү, заманча күргәзмә технологияләре, этномәдәни күргәзмәне иҗади бирү, медиамәдәни хәрәкәт кораллары һәм тарихи этномәдәни материалны визуальләштерү буенча заманча алымнар турында мәгълүмати-методик вебинарлар сериясе уза.

Иң яхшы конкурс эшләре «Ресурс мохите» видеоканалында урнаштырылачак һәм массакүләм мәгълүмат чараларында һәм башка гавами демонстрацион мәйданчыкларда трансляцияләү өчен тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәләр һәм Мәскәү шәһәрендә узган йомгаклау чараларында катнашалар:

  • күргәзмә тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм проект экспертлары, милли-мәдәни оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында РФ Иҗтимагый палатасында дискуссия мәйданчыгында;
  • Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында заманча шартларда күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм музей-күргәзмә эшчәнлеген медиа белән тәэмин итү буенча мастер-класслар белән методик семинар;
  • Беренче Россия Милли каналында җиңүчеләрнең күргәзмә проектларын иҗади тәкъдир итү телемарафонында.

Проект милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурс битендә тулырак мәгълүмат: http://ресурсныйцентр-анр.рф/russian-federation/project/virtualnyy-tur-2024.

Конкурс Нигезләмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International