Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен арттыру максатларында «Татнефть» ГАҖ АТПда машина йөртүчеләр белән очрашу узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре агымдагы елда һәлак булучылар һәм яраланучылар саны, юлларда аварияләргә китергән әлеге һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында аналитик мәгълүматлар җиткерделәр.
Машина йөртүчеләр белән әңгәмә үткәрелде, пассажирлар йөртүнең куркынычсызлык дәрәҗәсен, шулай ук тизлек режимын һәм индивидуаль мобильлек чараларын арттыруга зур игътибар бирелде.
Дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләре турында искә төшерделәр.
Тематик видеороликлар күрсәтелде һәм белешмәләр таратылды.