2024 елның 8 августында 00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

2024 елның 8 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр, җилнең көчәюе секундына 15-18 метрга җитә, боз явуы ихтимал.

Иртәгә, 8 августта, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+15˚. Көндез максималь температура +23..+27˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International