Әлмәттә юл олимпиадасы булып узды

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Зурлар да юл кагыйдәләренә имтихан тотты

Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге базасында юл олимпиадасы булып узды. Алты­шар кешедән торган 6 команда арасында юл хәрәкәтендә иң грамоталы, культуралы һәм сәламәт катнашучы исеменә кискен көрәш барды. Программа теория һәм прак­тик өлешләрдән торды. Аларны үтәү барышында командаларның юл әлифбасын ни­чек белүләре, спорт белән ни рәвешле дус булулары сыналды. Шунысы кызыклы, әти-әниләр һәм студентлар командалары ир-атлардан гына торды, ә тәрбиячеләр һәм укытучыларны гүзәл затлар тәшкил итте. Ир-атлар арасында әти-әниләрнең ”Дальнобойщики”, остазлар арасында укытучыларның “Яшел ут”, ә укучылар арасын­да “Светофорик” командасы җиңүчеләр булып танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International