Мәҗит Салихов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнары учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар” дигән темага доклад ясады. Утырыш Казанда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үтте.

Мәҗит Салихов үзенең докладында 2013 елда Әлмәт муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрү һәм халыкка барып ирешүен тәэмин итү чаралары комплексын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән булуын әйтте, алда торган бурычларга тукталды.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International