Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Әлмәт шәһәренә гастрольләргә җыена

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
5-8 февральдә, 7 елга беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Әлмәт шәһәренә гастрольләргә җыена (соңгы гастрольләр 2007 елда булган иде). Камаллылар Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 2 спектакль тәкъдим итәчәк.

Гастроль афишасында ике спектакль:

5 һәм 6 февральдә – Камал театрының мэтр артистлары Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектаклендә. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниевнең яңа пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә...
7 һәм 8 февральдә - Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектакле. Режиссеры - Лилия Әхмәтова.

106 сезон премьерасы. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирер. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр соң?

Искәртеп үтәбез, Камал театрының Әлмәт шәһәре гастрольләре 5-8 февральдә Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә.

Г.Камал исем. Татар дәүләт Академия театры
Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International